Мы в социальных сетях

Описание:

«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге»  МАМУ

1991 елда «Камгэсэнергострой»ның профсоюз китапханәсе базасында «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» булдырылды.

Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

· төрле форма һәм тематика буенча массакүләм мәдәният чаралары, бәйрәмнәр, концертлар, кичәләр, конкурс һәм фестивальләр үткәрү;

  төрле юнәлештә кызыксынулар буенча клублар төзү һәм аларның эшен оештыру;

· Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган мәдәни-ял чаралары оештыру;

· балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау;

· халык арасында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау;

· традицион халык мәдәниятен яңарту һәм саклау;

· гаилә ялы буенча чаралар оештыру;

· сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

· халыкны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләү;

· Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буенча чаралар;

· балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр, урта һәм өлкән яшьтәге халык белән эшләү.

Бүгенге көндә үзәк структурасында «Авыл клублары» республика программасы буенча төзелгән өч бина бар. Аларның адреслары:

· Замелекесье микрорайоны (В.Гостев урамы, 29 йорт),

· Прибрежный микрорайоны (Чулман проспекты, 6 йорт)

· 71 нче микрорайон (Тенистая урамы, 1 йорт).

«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә кызыксынулар буенча 1181 кеше йөри торган 21 клуб берләшмәсе эшли, шул исәптән 15 балалар клубында 1008 кеше шөгыльләнә.

«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәгенең иҗат составы:

Татарстан Республикасының атказанган артистлары:

· Равил Галиев

· Гөлдания Хәйруллина

· Заһир Насыйбуллин.

«Эврика» үзәге артистлары:

· Нәсимә Галимҗанова

· Альберт Салихов

· Регина Ильясова

· Флёра Талипова

· Фәрит Әхмәтов

· Инзилә Сәлимова

· Ольга Губанова

· Наил Әнәсов

· Валентина Сидорова.

Оригиналь жанр артистлары Радик Фәлахетдинов һәм Ирина Чувашова «Агадир» цирк сәнгате клубына җитәкчелек итәләр. Үз талантларын һәм осталыкларын балаларга бирәләр. Алар балалар белән Анапа шәһәрендә үткәрелгән «Талантлар йолдызлыгы – 2014» халыкара конкурсында катнашып, 1 һәм 2 нче дәрәҗәдәге дипломантлар булдылар. Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган «Без бергә булганда» конкурсында 1 һәм 2 нче дәрәҗәдәге лауреатлар, 1 дәрәҗәдәге дипломантлар исемен алдылар. Ижевск шәһәрендә оештырылган «Радуга жизни» конкурс-фестивалендә 3 нче дәрәҗә лауреатлар, 1 нче дәрәҗә дипломантлар булдылар.

«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге – иҗат интеллигенциясенең традицион очрашуларын, тәкъдир итү кичәләрен, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать, массакүләм мәдәният, мәгълүмати-агарту һәм спорт программаларын гамәлгә ашыру урыны ул.

Үзәктә ел саен шәһәр чаралары, конкурслар һәм фестивальләр үткәрелә.

 Аеруча зур оешканлык белән уздырылган фестивальләр, чаралар һәм конкурслар:

· Гармунчыларның «Уйнагыз, гармуннар» төбәк фестивале;

· «Шүрәле – минем куллар белән» әвәләп ясау буенча иҗат эшләренә шәһәр конкурсы;

· «Карга боткасы» халык йоласы бәйрәме;

· «Каз өмәсе» шәһәр бәйрәме;

· «Җир йөзендә иң яхшы әни» район конкурсы;

· Сусаклау зоналары елына һәм Шәһәр көненә багышланган, елгалар легендасы темасына «Энже» төбәк этнофестивале;

· «Сабан туе» шәһәр бәйрәме;

· «Акварель» шәһәр Чәчәкләр бәйрәме.

·  2016 елда шәһәрдә беренче тапкыр үткәрелгән бишек җырлары һәм көйләренең «Тал бишеккә бишек жыры» фестивале.

Үзәкнең төп юнәлешләреннән берсе булып балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү, аларның ялын, иҗади мавыгуларын һәм шөгыльләрен оештыру тора. Алар өчен бик күп төрле чаралар: конкурс, уен, күңел ачу, тематик, театральләштерелгән, спорт һәм танып-белү программалары үткәрелә. Җәйге чорда үзәк биналарында балалар өчен өстәл уеннары, кәгазьдән конструкцияләр ясау, әвәләү, рәсем буенча осталык дәресләре, «Зәңгәр экран» клубы кысаларында мультфильмнар карау оештырыла. Ачык һавада ял мәйданчыклары эшли. Аларга: күңел ачу, спорт программалары, асфальтка рәсем ясау, флешмоблар, аквагрим, мехендилар керә.

Шәһәрнең төрле мәктәпләреннән балалар рәхәтләнеп Яңа ел чараларына киләләр. Башлангыч сыйныфлар өчен булган чаралар театральләштерелгән тамашаларны һәм чыршы янындагы массакүләм тамашаларны үз эченә ала, ә урта һәм өлкән звено өчен күңел ачулар дискотека белән оештырыла.

Май аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган балалар өчен чыгарылыш кичәләре үткәрелә.

Җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары өчен спорт, күңел ачу һәм танып-белү программалары оештырыла.

Электрон адресы: evrika-gkc@mail.ru

Сайты: эврика-челны.рф

Контакттагы төркемеhttps://vk.com/club102744487

Юридик адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, В.Гостев урамы, 29 йорт (Замелекесье микрорайоны)

Телефоннары: 8 (8552) 36-65-26, 36-75-26, 36-44-27

Директоры: Галиева Ландыш Фирдәвис кызы

Массакүләм мәдәният эшләре буенча директор урынбасары: Никитенко Надежда Николаевна

Административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Шәйхеразиева Альбина Гата кызы

Баш бухгалтер: Сабирова Разия Мөнәвир кызы


Хезмәткәрләр:


Понедельник, 17 октября 2022, 15:36